Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-14 градуска түбән булган аномаль-салкын һава торышы урнашты.
Якын көннәрдә, 25-27 гыйнварда, безнең районнарда аномаль-салкын һава торышы сакланачак.
25 һәм 26 гыйнварда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура -24..-29га кадәр төшәчәк, тәбәнәк урыннарда һәм аязганда -30..-35кә кадәр, көндез иң күбе -16..-22 тәшкил итәчәк, 25 гыйнварда урыны белән -26 га кадәр.
27 гыйнварда төнлә һәм иртән -21..-26 булачак, көнчыгыш районнарда -32, көндез температура -10..-15ка кадәр күтәреләчәк, көнчыгышта -18 булыр дип көтелә.