Шәһәрнең 8нче мәктәбендә халык җыены булып узды.
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә, Башкарма комитет, шулай ук тормыш тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре катнашында микрорайонның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Дамир Азат улы катнашучыларны 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, Тимерьюлчылар микрорайонында да мөһим мәсьәләләр хәл ителгәнен билгеләп үтте. Аерым алганда, 8нче мәктәпне реконструкцияләү төгәлләнде, атап әйткәндә, спорт залы төзелеп бетте, аны укучылар гына түгел, барлык халык та куллана алачак. «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында Красноармейская урамында 8әр фатирлы өч торак йорт төзелә башлады. Куйбышев урамындагы 96нчы йортның түбәсенә һәм фасадына капиталь ремонт ясалган, су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамланган. Моннан тыш, Линейная һәм Куйбышев урамнарында, «Алтын балык» балалар бакчасы янында тротуарлар төзекләндерелде, ә «Безнең ишегалды» программасы буенча Куйбышев урамындагы 73А һәм 75 нче йортларның ишегаллары төзекләндерелде.
Әмма кайбер проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк әле. Халыкны юынтык суны агызып җибәрүне көйләүнең дәвам итүе кызыксындырды, чөнки бүгенге көндә үзәк канализациягә микрорайонның тугыз урамындагы йортлар гына тоташтырылган. Дамир Азат улы аңлатканча, суны агызып җибәрү проекты эшләнгән һәм мәсьәлә карала.
Шулай ук гражданнардан урамнарны яктырту һәм юлларны ремонтлау проблемалары буенча мөрәҗәгатьләр дә килгән.
Гомумән алганда, халык микрорайондагы үзгәрешләрне уңай бәяли.
"Бездә бик тә ямьле сквер бар һәм ул елдан-ел матурая гына бара, балалар һәм өлкәннәр өчен менә дигән ял урыны. Суның сыйфаты сизелерлек үзгәрде, юлларны вакытында чистарталар. Мин бик канәгать, үз микрорайонымны яратам", - дип уртаклашты Ләйлә Вафина.
Җыелышта шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Морзаханов, «Эталон» ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Марина Демидова һәм 9нчы ТИҮ рәисе Александр Собольков чыгыш ясадылар. Алар 2025 елдагы эшчәнлекләре турында хисап тоттылар һәм агымдагы чорга планнар билгеләделәр.