Гражданнар җыенында район Башлыгы һәм Татарстан Республикасы экология министры катнашында җирлек үсеше һәм әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Төрнәс авыл җирлегендә ел саен үткәрелә торган гражданнар җыены булып узды, анда 2025 елга йомгак ясалды һәм 2026 елга планнар каралды. Чара Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин катнашында узды.
Очрашу барышында Төрнәс авылының күп милләтле һәм күп конфессияле территория буларак уникаль тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде. Биредә руслар, татарлар, чуашлар тату һәм дуслыкта яшиләр, ә авылда православие чиркәве дә, мәчет тә янәшә тора.
"Нурлат районы-уникаль район. Күпмилләтлелек һәм күпконфессиональлек, кешеләр тыныч яшәгәндә, эшләгәндә, аралашканда, гаиләләр корганда бу тәҗрибә бәяләп бетергесез. Берәүләр Сабан туена, икенчеләре Уявка чакырганда, бергәләп Пасха узганда-кешеләрнең дус һәм тату яшәве зур бәхет", - дип ассызыклады үз чыгышында министр Азат Җиһаншин.
Халык алдында хисап доклады белән Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов чыгыш ясады. Ул узган чордагы төп эш нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Авыл җирлегендә «Чиста су» республика программасы кысаларында су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүнең беренче этабы төгәлләнде. Әлеге максатларга 23 миллион сум бюджет акчасы үзләштерелгән. Су белән тәэмин итүне модернизацияләү буенча масштаблы проект быел да дәвам итәчәк, эшләрнең икенче этабына инде 27 миллион сум планлаштырылган.
Гражданнар үзара салым программасында актив катнашуы кайбер локаль төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук җирлек халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
Җыенда шулай ук бүләкләү тантанасы да булды. Фронтка ярдәм иткән актив волонтерларны «Барысы да җиңүе өчен. Нурлат»фондыннан Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр. Моннан тыш, җирлек тормышына зур өлеш керткән юбилярлар һәм җирле активистлар бүләкләнде.
Гражданнар җыены халык, җирле хакимият һәм республика җитәкчелеге арасындагы ачык диалогның авыл җирлеге үсеше өчен мөһим нигез булуын раслады.