Өченче чирек башлану белән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабына һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабына старт бирелде, алар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «Балаларга иң яхшысы» программасы буенча уза.
Нурлатның сәләтле балалары мәктәп һәм муниципаль этапларда җиңеп, төбәк этабына чакыру алып, аларда уңышлы катнаша башладылар. Бүгенге көндә 7 фән буенча олимпиадада катнашып, 1 урын һәм 11 призлы урын яулады.
Укучылар «Олимпка юл» республика олимпиадасында инглиз теленнән призлы урыннар алып, олимпиада биремнәрен өйрәнүдә тырышлыклары һәм интеллектуаль лидерлыкка омтылулары белән сөендерде: Васильева Софья, 4нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы, Хәмидуллин Рафаэль, 9нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы һәм Нурлат гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Федорова Серафима һәм Хәмәдиев Сәид — 11 сыйныф укучысы.
Физика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасында балаларның тырыш хезмәте, таланты һәм остазларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә дүрт укучы түбәндәге трофейларны яулады: 9нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Гыйниятуллин Салават җиңүче булды, 1нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Летфуллин Роман һәм Нурлат гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Тимофеев Степан һәм Хәмәдиев Сәид призерлар булды.
Горурланып түбәндәге казанышлар турында да сөйлибез:
- биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Чулпан мәктәбенең 9 класс укучысы Гарифуллина Диана призлы урын яулады;
- «Олимпка юл» физика буенча республика олимпиадасында Нурлат гимназиясенең 9 класс укучысы Тимофеев Степан шулай ук призлы урынны яулады;
- Гарәп теле буенча республика олимпиадасында 9нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Фаддо Абдулл Мунем улы призлы урын яулады;
- информатика (робот техникасы) буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Нурлат гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Хамадиев Сәид призер булды.
Республика олимпиадаларында бердәнбер җиңүче Гыйниятуллин Салаватны, өч тапкыр призлы урыннар яулаган Хәмәдиев Сәидне, ике тапкыр призлы урыннар яулаган Тимофеев Степанны һәм барлык укучыларны бүгенге көнгә югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз. Сез безнең горурлыгыбыз һәм өметебез!
Алда тагын төрле фәннәр буенча 32 олимпиада, чакыру алган барлык катнашучыларга да үҗәтлек, максатчанлык һәм уңышлар телибез. Яңа җиңүләргә өметләнәбез һәм көтәбез!