2025 елда федераль һәм төбәк бюджетларының уртак акчалары белән финанслана торган «Яшьләр һәм балалар» Федераль проекты кысаларында мәгариф оешмаларын «Тормыш иминлеге нигезләре һәм Ватанны саклау» (ОБЗР) һәм «Хезмәт (технология)» предметлары өчен заманча уку кабинетлары белән җиһазландырылды. Программага Нурлат районыннан мәгариф инфраструктурасын яңартуга, уңайлы һәм заманча шартлар булдыруга мохтаҗ 18 мәктәп кертелгән.
Нурлат муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы Рәхмәтуллина А.Н. ассызыклаганча: «Заманча уку кабинетларын җиһазлау 2025 елда башланды һәм 2027 елның декабрендә тәмамланачак. Укулар инде яңа җиһазлар кулланып алып барыла, бу уку процессының сыйфатын сизелерлек күтәрә, укучыларның һөнәри компетенцияләрен формалаштыруга ярдәм итә, технологик процесслар, көнкүреш һәм шәхси куркынычсызлык өлкәсендә практик күнекмәләрне үстерә. Шуның нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта да, киләчәк хезмәт эшчәнлегендә дә кирәкле файдалы белем һәм күнекмәләр алалар».
«Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәненең мәктәп кабинетлары өчен төрле укыту-методик материал һәм техник җиһазлар сатып алу каралган, алар арасында корал макеты, медицина техникасы һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен эшләп чыгару өчен манекен-тренажерлар һ. б.
«Хезмәт (технология)» предметы кабинетлары шулай ук матди-техник база белән сизелерлек яңартылды:
— Кызлар өчен бүлмәләр: инновацион тегү машиналары, үтүкләү техникасы, көзгеләр, кулинарияне өйрәнү өчен заманча көнкүреш техникасы (суыткычлар, миксерлар, чәйнекләр, савыт-саба).
- Малайлар өчен остаханәләр: электр җиһазлары һәм инструментлар: электр лобзиклары, шөре боргыч, төрле пычаклар, фрезер станоклары, лазер белән кисү һәм агачны сырлап бизәк төшерү аппаратлары, кискечләр һәм башка инструментлар.
2026 елда районның ике мәктәбендә-Колбай-Мораса һәм Биләркүл мәктәпләрендә музыка, физика һәм сәнгать дәресләре кабинетларын модернизацияләү планлаштырыла.