Нурлат районы җитәкчелеге халык белән кышкы очрашу уздыру кысаларында Әмзә авыл җирлегенә барды.
Халык җыены җирле мәдәният йортында узды.
Узган ел авыл җирлегендә төп казанышларның берсе Иске Әмзә авылында Җиңү скверын капиталь ремонтлау булды. Бу максатларга район бюджетыннан 300 мең сум акча бүленгән, тагын 150 мең сумны иганәче акчалары тәшкил иткән.
"Эшләр барышында һәйкәлнең пьедесталларын сыйфатлы материал белән тышланды, брусчатка түшәлде һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исемлеге яңартылды. Авыл кешеләренең актив катнашуы белән өмә уздырып сквер территориясендә койма тотылды", - дип сөйләде җирлек башлыгы Әнисә Сафиуллина.
Моннан тыш, Чурабатыр авылында зиратка керү юлын 100 мең сумлык иганә ярдәме белән төзекләндергәннәр.
Җирлектә урам утларын кую һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү буенча планлы эш алып барыла: су скважинасының щитлары ремонтланган, урамнарда энергияне саклый торган 8 лампа алыштырылган. Шул ук вакытта торак пунктларның берсе үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителмәү проблемасы актуаль булып кала, халык коелардан файдалана.
Эшләрнең шактый өлеше гражданнарның үзара салым программасы кысаларында башкарыла, аның акчалары юлларны ремонтлауга һәм территорияне төзекләндерүгә юнәлтелә. Грант ярдәме дә актив кулланыла. Мәсәлән, Иске Әмзә авылында «Татнефть» компаниясе гранты һәм үзара салым җыю акчаларына заманча балалар мәйданчыгы җиһазландырылган.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, авыл кешеләрен районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырганнан соң, җирле халыкка актив гражданлык позицияләре, волонтерлык эшчәнлеге һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.