Биредә район җитәкчелеге дүрт микрорайон халкы белән очрашты.
«Көнчыгыш», «Төньяк-Көнчыгыш», «Төньяк» һәм «Яңа-Төньяк» микрорайоннарында яшәүчеләр район җитәкчелегенә һәм коммуналь хезмәтләр вәкилләренә турыдан-туры сораулар бирә алды.
Очрашуда Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре, Башкарма комитет һәм прокуратура вәкилләре катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Морзаханов 2025 елның икенче яртыеллыгында торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү эшләре турында хисап тотты һәм киләчәккә планнар турында сөйләде. Үз эшчәнлекләрен шулай ук «Нефтьче», «Ямьле йорт», «Нурлат йорт» идарәче компанияләре һәм 5, 6, 7 нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре тәкъдим итте.
Дамир Ишкинеев катнашучыларны узган елның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм өстенлекле бурычларны билгеләде, шуннан соң сорауларга җавап бирүгә күчте. Төп темалар булып юлларны, тротуарларны, йорт түбәләрен ремонтлау һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре тора. Район Башлыгы профильле җитәкчеләр белән берлектә аларның һәркайсы буенча тәфсилле аңлатмалар бирде.
Ахырда Дамир Азат улы шәһәр халкына актив гражданлык позицияләре һәм уртак бурычларны хәл итүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче волонтерларга һәм барлык халыкка аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.