Иске Чаллы авыл җирлегендә 2025 елга йомгак ясадылар һәм планнар буенча фикер алыштылар

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Халык җыены район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин катнашында узды.

Кичә Иске Чаллы авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды.

Авыл җирлеге башлыгы Татьяна Савинова үзенең хисап докладында 2025 елга йомгаклар ясады. Мәсәлән, авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы һәм республика бюджеты хисабына мөһим проектлар гамәлгә ашырылган. Шулай ук Урта Чаллы авылында «Татнефть»ГАҖ гранты акчасына яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылган.  ТР Муниципаль берәмлекләре Советы гранты ярдәмендә хуҗалык ихтыяҗлары һәм янгын куркынычсызлыгы өчен техника һәм җайланмалар сатып алынган, Чапаев урамындагы 353 метр юл ремонтланган. Башка программалар кысаларында Яшьләр урамында 450 метр юл ремонтланган һәм 25 урам яктырткычы алыштырылган. Күперләргә ремонт ясалган, терлекләрне күчерү юлы төзекләндерелгән һ. б.

«Яхшылык эшлибез» волонтерлык хәрәкәте, мәктәп укучылары һәм СВОда катнашучыларга маскировка челтәрләре, җылы киемнәр, окоп шәмнәре ясап һәм гуманитар ярдәм җыеп актив ярдәм итүчеләргә карата адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

2026 ел планына муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча халык белән эшне көчәйтү, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм башкалар кергән.

Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук районның төрле тармаклардагы социаль-икътисадый күрсәткечләре турында хисап тотты. Ул авыл җирлегендә яшәүчеләргә фронтка ярдәм итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм локаль проблемаларны уртак хәл итүдә күбрәк инициатива күрсәтергә өндәде.

Җыенда авыл халкы проблемалы сораулар бирде һәм аларга төгәл җаваплар алды.

Җыен активистларны һәм юбилярларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International