Якын көннәрдә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы үзгәрәчәк - кар белән уртача салкын торган һава торышы Себер антициклонына урынын калдырачак.
Алдагы тәүлектә, 22 гыйнварда, төнлә һәм иртән бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез. Төнлә һава температурасы -14..-19°га кадәр төшәчәк, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -23°ка кадәр; көндез максималь температура -10..-15° тәшкил итәчәк, төньякта һәм көнчыгышта -20°ка кадәр.
Җомга һәм ял көннәрендә, 23-25 гыйнварда, явым-төшем көтелми. 23 гыйнварда төнлә термометр баганалары -21..-26° кадәр төшәчәк, ТР көнчыгышында һәм түбән районнарда -32°, көндез -17°..-22°, көнчыгышта -25°ка кадәр булыр дип фаразлана.
24-25 гыйнварда төнге салкыннар -25..-30°кәа кадәр көчәячәк, урыны белән -35°ка кадәр, көндез -18..-24° тән югары булмаячак.
Дүшәмбе көнне, 26 гыйнварда, төнлә минималь температура -23..-28° булган коры салкын һава торышы сакланачак, урыны белән -32°ка кадәр, көндез максималь температура -12°..-17°.