Авыл мәктәпләре укучылары арасында хоккей буенча ярышлар узды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Иң яхшысы - балаларга» төбәк проекты кысаларында Кизләү авылындагы авыл мәктәпләре укучылары арасында хоккей буенча ярышлар узды. Кизләү авылының боз аренасында чын-чынлап хоккей дәрте ташып торды! Биредә 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында уза торган традицион турнир төгәлләнде. Дүрт мәктәп командасы — Кизләү, Киекле, Яңа Иглай һәм Чулпаннан – хоккейның тизлек, осталык һәм чын команда уены булуын күрсәтте. Бу спорт кына түгел, бәйрәм рухы, һәр матч — җиңү һәм үзара ярдәмләшү мизгеле!

Турнир нәтиҗәләре:

- Чемпионнар — Чулпан урта мәктәбе командасы! Лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз!

- Көмеш — боз хуҗаларында, Кизләү урта мәктәбендә.

- Бронза-Киекле урта мәктәбенең дус командасыныкы.

 

Ә хәзер-безнең яшь йолдызлар, иң яхшыларның иң яхшылары:

- Иң яхшы һөҗүмчеләр — Марат Сафин (Киекле урта мәктәбе) һәм Зиннур Заһертдинов (Кизләү төп гомуми белем бирү мәктәбе).

- Иң яхшы уенчы (MVP) — Рамазан Галиуллин (Яңа Иглай урта мәктәбе). Шулай дәвам итәргә!

- Иң яхшы бомбардир — Фазыл Вафин (Кизләү төп гомуми белем бирү мәктәбе). Чын снайпер!

- Иң яхшы капкачы-Илгиз Әндарҗанов (Чулпан урта мәктәбе). Ныклы калкан!

"Барлык егетләр - бик тырышлар! Сез тамашачыларга күп шатлык бүләк иттегез һәм югары дәрәҗәдәге уен күрсәттегез" - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе А. Н.Рәхмәтуллина. Җиңүчеләргә мәгариф идарәсеннән грамоталар һәм иганәчеләребездән бүләкләр тапшырылды.

Турнирны оештыручылар һәм анда катнашучылар Илнар Уразгильдиевка, Әслам Кәбировка, Альберт Исмаиловка, Айнар Әхмәтовка һәм СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча авыл фондына зур рәхмәтләрен белдерә. Сезнең ярдәм бәһасез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International