«Чистополье» холдинг компаниясенең «Агрофирма 15» хуҗалыгы вакытлыча җиңсәләрдә сакланган ашлыкны элеваторга ташу эшләре уңышлы дәвам итә.
Биләркүл янындагы кырларда эш кайный. Монда “Агрофирма 15" тәүлек буена мөһим этапны башкара: көздән махсус полимер җиңсәләрдә сакланган сояны Нурлат элеваторына ташый.
Эш барышын Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев шәхсән үзе бәяләде. Шушы көннәрдә ул сояны саклау мәйданчыгында булды, эшчеләр белән аралашты.
Бу авыл хуҗалыгы сезоны предприятие өчен ашлыкны җиңсәләрдә вакытлыча саклау технологиясен куллану буенча сынау сезоны булды. Көзен, яңгырлы ел шартларында, комбайннарның туктап торуына юл куймас өчен, кырда ук 10 мең тонна сояны саклауга салу турында стратегик карар кабул ителде.
"Культура идеаль хәлдә сакланган: коры, череми. Сыйфаты буенча-складныкы кебек", - дип билгеләп үтте «Агрофирма 15»нең җитештерү буенча директор урынбасары Зөфәр Миңнеголов.
Эш процессы төгәл һәм өзлексез итеп оештырылган. Кырда механизаторларның һәм төрле эшчеләрнең өч бригадасы эшли, алар ике сменада хезмәт куеп, тәүлек буе эш фронтын тәэмин итә. Элеваторга тәүлеккә 560-580 тонна сыйфатлы соя җибәрелә. Бүгенге көнгә 4300 тоннадан артык бөртек ташылган инде, кырда 5700 тоннага якын калган.
Уңышлы эксперимент район дәрәҗәсендә югары бәя алды. Нурлат районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов технологиянең төп өстенлекләрен билгеләп үтте.
"Бу безнең районда сояны полимер җиңсәләрдә саклау буенча беренче тәҗрибә. Карар кирәк иде: яңгырлы ел аркасында комбайннарның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк иде, һәм без уңышны тиз арада җиңсәгә салдык. Нәтиҗәләр әйбәт: саклану дәрәҗәсе бик югары, югалтулар юк, кимерүчеләр дә, кошлар да бөртеккә зыян китерми. Киләчәктә бу уңышлы тәҗрибәне башка хуҗалыкларга да таратырга уйлыйбыз. Мондый ысул урып – җыю вакытында бик уңайлы – ул элеваторга чиратларда техниканың туктап торуын булдырмаска һәм кирәк булганча ашлыкны ташырга мөмкинлек бирә», - диде ул.