Халык белән традицион кышкы очрашулар кысаларында Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Чулпан һәм Би Күле авыл җирлекләрендә халык җыеннарын үткәрде.
Чаралар район җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәтләр вәкилләре катнашында узды.
Халык белән ачык күзгә-күз очрашып сөйләшү ышанычлы шартларда узды. Дамир Ишкинеев җентекләп районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен яктыртты һәм авыл халкы өчен дә, шәһәр халкы өчен дә уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән дәүләт программалары турында сөйләде. Җыен кысаларында район Башлыгы Чулпан авылыннан шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Гөлшат Хәкимовага һәм Би Күле авылыннан Марат Гатинга сыер саву аппараты сатып алуга чыгымнар өлешен каплау өчен субсидияләр алуга сертификатлар тапшырды.
"33 ел элек тормышка чыктым һәм Чулпанга күчендем. Шул вакыттан бирле без ирем белән терлек асрыйбыз. Бүгенге көндә безнең шәхси ярдәмче хуҗалыкта 3 сыер, 2 үгез, ат, сарык бар. Бу гаилә өчен яхшы ярдәм. Савым аппараты иске иде инде, шуңа күрә без район җитәкчелегенә яңасы өчен рәхмәтле», – дип уртаклашты Гөлшат Хәкимова.
Һәр җирлектә халык узган елда башкарылган эшләр һәм агымдагы чорга планнар турында хисапны тыңлады.
«2025 елда безнең авыл җирлеге дә үзара салым җыюда актив катнашты. Халык тиешле сумманы вакытында җыйды, һәм уртак финанслау белән бергә зур эш башкарылды: вак таш сатып алынды, «Туган авылым» паркына кадәр су үткәрелде, кече архитектура формасы – фонтан куелды. Мөһим казанышлардан-күлне торгызу буенча проектлауны төгәлләү. Шулай ук 2026-2027 елларда Би Күле һәм Илюткино авыллары Чулпан су челтәренә тоташтырылыр дип өметләнәбез. Узган ел «Татнефть»нең 900 мең сум грантын оттык, бу акчаларга балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алынды», – дип сөйләде Би Күле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.
Чулпан авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерия Варламова шулай ук башкарылган эшләргә, 2026 елга куелган проблемаларга һәм бурычларга җентекләп тукталды.
Гражданнар җыеннары актив авыл кешеләрен, гаилә тормышы юбилярларын һәм волонтерларны бүләкләү белән тәмамланды.