Рус шашкасы буенча уздырылган чемпионатта җиңүчеләр яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән лаеклы бүләкләр алды.
Шушы көннәрдә Шәһәр Мәдәният Сараенда рус шашкасы буенча Нурлат шәһәре һәм Нурлат районының 31нче чемпионаты призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Алтын медаль, Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкне чемпион Сергей Александрович Зайцев яулады.
Көмеш медаль иясе Олег Васильевич Павлов булды. Бронза медальне Алексей Владимирович Матавин алды. Аларга да район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Ярышлар өч ай дәвам итте, шул вакыт эчендә уенчылар югары осталык, стратегик фикерләү һәм уен тактасындагы вәзгыятьне контрольдә тота белүләрен күрсәттеләр. Әлбәттә, спортчыларның уен дәрәҗәсе һәр турнир саен үсә генә бара, бу ярышларны тагын да мавыктыргычрак һәм киеренкерәк итә.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга ирешкәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа биеклекләрне яуларга һәм район һәм төбәк дәрәҗәсендә искиткеч җиңүләргә ирешүләрен телибез!