Нурлат якташлык берләшмәсе оештырган чара «Энергетик» мәдәният сараенда узды һәм бүген автокалада яшәүче Нурлат районында туып-үскән нурлатлыларны җыйды.
Нурлат районы делегациясе район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә катнашты.
Нурлатлылар бәйрәм кунакларын җырлар белән каршы алдылар – «Заман» халык вокаль ансамбле фойеда якташларын матур җырлар белән сөендерде. Чара башланганчы дәрәҗәле кунаклар-Чаллы шәһәре башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Нурлат районы якташлар җәмгыяте рәисе Әхәт Галәветдинов һәм башкалар Дамир Ишкинеев озатуында нурлатлылар күргәзмәсе белән танышты. Бәйрәм чарасы сәхнәдә узды.
Кичәне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды. Ул автошәһәр төзелеше тарихын, моңа Нурлат районыннан чыккан кешеләрнең саллы өлеш кертүләре турында сөйләде. Сәхнәдән сәламләү сүзе белән Ирина Сәгыйдуллина, Дамир Ишкинеев, Әхәт Галәветдинов һ. б. чыгыш ясады.
"Без барыбыз да, нурлатлылар, туган җирегез белән элемтәгезне өзмәвегез өчен рәхмәтле. Бу бәйләнеш буыннан-буынга күчә, һәм ул өзелмәсен: яшь буын үз тамырларын белеп үссен иде", - диде сәламләү чыгышында Дамир Ишкинеев һәм мондый очрашулар үткәргән өчен Гөлзадә Рзаевага рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук Яр Чаллыда яшәүче якташларының махсус операция сугышчыларына ярдәм оештырудагы ролен билгеләп үтте, аларга, аерым алганда, Марсель Мингалимовка, Әхәт Галәветдиновка һ.б. рәхмәт белдерде. Дамир Ишкинеев сәхнәдән үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды.
Очрашу чыннан да бәйрәмчә узды. Сәхнәгә Нурлат районыннан чыккан Татарстанның атказанган артистлары да, Нурлат үзешчәннәре дә чыкты. Өч сәгатьтән артык туган як турында моңлы җырлар яңгырады. Ә зал рәхәтләнеп кушылып җырлады, чын күңелдән кул чапты. Якташлар киләсе елда да кабат очрашырга насып булсын, дигән өмет белән таралышты.