Соңгы вакытта Нурлат районы администрациясенә этләрне контрольсез йөртүгә карата күпсанлы шикаятьләр килә. Халык борчулы хәлләр турында хәбәр итә:
Этләр көтү-көтү булып урамнарда иркенләп йөри.
Стадион янында һәм мәктәп территориясендә хайваннар күп җыела.
Этләр агрессия күрсәтәләр: балалар артыннан йөгерәләр, өрәләр, үтеп баручыларны куркыталар.
Мондый очраклар бигрәк тә балалар өчен реаль куркыныч тудыра.
Федераль закон нигезендә аларны урамда йөртү кагыйдәләрен искә төшерәбез:
Этләрне урамда хуҗасы контролендә генә йөртү рөхсәт ителә.
Җәмәгать урыннарында эт муенчакка бәйләгән һәм яки борынчык кигерткән булырга тиеш.
Үзен генә чыгарып җибәрү, йөртү тыела (хайванны хуҗасыз йөртү, чыгару).
Хуҗасы гомуми файдалану урыннарында хайван артыннан җыештырырга тиеш.
Хокук бозулар өчен 1 500 сумнан 3 000 сумга кадәр административ штраф каралган.
Эт хуҗаларына үтенеч:
Йорт хайваннарын урамда караучысыз калдырмагыз.
Этләрне урамда йөртүнең билгеләнгән кагыйдәләрен үтәгез.
Әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге өчен җаваплылык күрсәтегез.
Хайваннарның контрольсез үрчүенә юл куймагыз.
Әгәр дә сез этләрнең контрольсез йөрүен яки агрессия күрсәтүләренә шаһит булсагыз, 8 (84345) 3-19-19 телефоны буенча хәбәр итегез.
Бары тик уртак көч белән генә без шәһәребездә тәртип һәм иминлекне тәэмин итә алачакбыз!
Фото: Татар-информ