Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Шикәрчеләр микрорайонында яшәүче гражданнар җыены узды.
Очрашу Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында узды. Башта район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Морзаханов узган елның икенче яртыеллыгында микрорайонны төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча хисап тотты. Шулай ук «Экодом» идарәче компаниясе җитәкчесе Илфат Гәрәев һәм 1нче номерлы «Шикәрчеләр» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Татьяна Максимова үз эшчәнлекләре буенча хисап тотты.
Очрашу барышында Дамир Ишкинеев районның 2025 ел йомгаклары буенча социаль-икътисади күрсәткечләр белән таныштырды. Ул микрорайонда яшәүчеләрнең төзекләндерү өлкәсендәге активлыгын билгеләп үтте, шулай ук волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Биредә микрорайонда яшәүчеләр үз сорауларына җаваплар алдылар.