Халыкның Нурлат районы җитәкчелеге белән очрашулары Яңа Иглай авыл җирлегеннән башланып китте.
2026 елның беренче җыены Яңа Иглай авыл җирлегенә керә торган Якты Күл авылы мәдәният йортында узды. Традиция буенча җыеннар Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында уза.
Башта Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин еллык эшчәнлек буенча хисап тотты.
"Узган елда Яңа Иглай авылында чишмә тирәсен тоттык, зур эшләрнең берсен башкардык – Якты Күл авылында һәм Тукай бистәсендә чишмә суы юк иде. Иске Иглай авылыннан 1540 метр су торбалары сузылды, Кондырча елгасы аша горизонталь бораулау уздырдык. Хәзер павильонны төзеп бетереп киләләр. Иглайда Чапаев һәм Гагарин урамнарындагы юлларга 50 процентка вак таш җәелде, калганын быел Горная урамында да, Некрасовка бистәсендә Урман урамында да эшләп бетерәбез. Быел эшне дәвам итәрбез дип ышанам. Зур планнар һәрвакыт бар. Аларны тормышка ашыруда безгә район җитәкчелеге ярдәм итә», – диде ул, үзара салым программасы кысаларындагы башка эшләрне дә билгеләп.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев авыл кешеләрен районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, төп моментларга тукталды. Район Башлыгы Яңа Иглай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең волонтерлык эшчәнлеген югары бәяләде, махсус операция кысаларында Ватан мәнфәгатьләрен намус белән яклаучы сугышчыларга рәхмәт белдерде.
Шунда ук Дамир Ишкинеев волонтерлык хәрәкәте активистларына, гаилә тормышы юбилярларына һәм башкаларга рәхмәт хатларын тапшырды.
Гомумән, авыл халкы авыл җирлеге башлыгының эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде, проблемаларны хәл итеп барулары өчен аңа рәхмәт белдерде.