Хезмәт ветераны, газүткәргечләр төзүче һәм бәхетле гаилә башлыгы туган көнен зурлап билгеләп үттеләр.
Бүген Нурлат шәһәрендә яшәүче Газиз Каюм улы Зарипов 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Тантанада мөхтәрәм аксакалны әлеге мөһим вакыйга белән котларга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова килде. Ул Газиз Каюм улына Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән изге теләкләр, котлаулар һәм бүләк тапшырды.
Газиз Каюм улының тормыш юлы-буынның хезмәт батырлыгының чын елъязмасы. Оренбург өлкәсенең Новомусино авылында күп балалы гаиләдә туып, ул хезмәтенең кадерен бик иртә аңлый. Тракторчылар курсыннан соң ул туган җирендә эшли, Урта Азиядә армиядә хезмәт итә, кырыс Төньякны үзләштерә, Магадан өлкәсендә юллар төзи.
Аның төп профессиональ горурлыгы - илнең стратегик газүткәргечләрен төзүдә эшләве. Бульдозерчы буларак, ул Казахстанда, Үзбәкстанда, Себердә озак командировкаларда хезмәт итә. «Бохара – Урал» газүткәргечен төзүдәге фидакарь хезмәте өчен Газиз Каюм улы истәлекле медальгә лаек була.
Аның тугры юлдашы - хатыны Минзифа Габдрахман кызы. Бергәләп ике кыз үстергәннәр, оныкларын тәрбияләшкәннәр һәм хәзер оныкчыкларына шатланып гомкер итәләр. 1996 елда ирле-хатынлы Зариповлар Нурлатка күчеп киләләр, бүген алар тату һәм тигез гоимер кичерәләр, гаилә традицияләре саклап гомер итәләр: гаилә башлыгы мәчеткә йөри, изге Рамазан аенда ураза тоталар.