14 гыйнварда Нурлат районы Башкарма комитетында торак-коммуналь хуҗалык буенча атналык эшлекле киңәшмә узды.
Очрашу Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Морзаханов Айрат Гакыйль улы рәислегендә узды.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Күпфатирлы һәм индивидуаль торак йортлардагы фатирларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне үткәрү турында.
2. Янгын сүндерү гидрантларының булуы һәм аларны тиешле хәлгә китерү турында.
3. Янгын чыгуы турында хәбәр бирә торган җиһазларны урнаштыру.
4. Йорт яны территориясен вакытында кардан чистарту.
Барлык идарәче компанияләр җитәкчеләренә һәм территориаль – иҗтимагый үзидарә рәисләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде.