Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре: үзеңне ничек коткарырга һәм башкага ничек ярдәм итәргә

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Боз астына төшеп китү бик куркыныч. Иң мөһиме - паникага бирелмәскә һәм кагыйдәләр буенча эш итәргә.

Әгәр сез куркынычка юлыксагыз:

Тынычлыкны сакларга тырышыгыз.

Авыр әйберләрне ташлагыз.

Кычкырып ярдәмгә чакырыгыз.

Боз кырыена ябышыгыз.

Пөхтә итеп, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, кулларыгызны һәм аякларыгызны киң җәеп, боз өстенә ярга таба шуышыгыз.

Башка кешене ничек коткарырга:

Бәке янына якын килмәгез! Аның янындагы боз бик нәзек.

Кул астындагы чаралар: таяк, чаңгы, каеш, шарф яки бәйләнгән киемне кулланыгыз.

Бозга ятыгыз да авырлыкны тигез бүлеп зыян күрүчегә таба шуышыгыз.

Коткару чарасын куркынычсыз арадан ыргытыгыз.

Кешене салмак кына, ыргылмыйча гына тартып чыгарыгыз.

Баткан кешене коткарганнан соң беренче ярдәм:

Зыян күрүченең киемен кичекмәстән салдырып коры кием киендерегез.

Аны төрегез, җылы бинага алып керегез.

Җылыту өчен алкоголь бирмәгез - бу куркыныч!

103 яки 112 номерына шалтыратып ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырыгыз.

Бәлане ничек булдырмый калырга (профилактика):

Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшермәгез.

Бозга тәүлекнең караңгы вакытында яки ялгыз  гына чыкмагыз.

Һава торышын күзәтегез: көн җылыткан саен бозның калынлыгы кими.

Агым, камыш, әйбер туңган урыннардан сакланыгыз.

Һәрвакыт үзегез белән гади коткару чарасы (бау, шнур) булсын.

Ашыгыч ярдәм телефоннарын исегездә тотыгыз: 112-бердәм номер, 101-гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Үзегезне саклагыз һәм гомерегезне куркыныч астына куймагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International