Мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләре.
Җылыту сезоны башланыр алдыннан: мичнең, морҗаның һәм вентиляция каналларының торышын тикшерегез. Кирәк булганда аларны корымнан чистартыгыз һәм агартыгыз. Ягу арматурасының төзеклегенә, янулар, ярыклар һәм башка зарарланулар булмавына инаныгыз. 0,5 × 0,7 м дан да ким булмаган металл калай урнаштырыгыз.
Тыела:
1. Бу ягулык төрләре өчен каралмаган мичләрне күмер, кокс яки газ белән ягарга.
2. Яна торган материалларны кабызыр алдыннан мич алдындагы калайга куярга.
3. Әйберләрне киптерергә, яна торган әйберләрне мич янына якын җиргә эләргә.
4. Вентиляция һәм газ каналларын морҗа итеп кулланырга.
5. Мичне кыздырырга.