Бүген, яңа 2026 елның беренче эш көнендә, Нурлат шәһәре ЗАГС бүлегендә үзенчәлекле һәм шатлыклы тантана узды.
Быел рәсми рәвештә никахлашкан беренче пар - Габделбарый һәм Светлана Сәгыйровлар.
Яңа гаилә корган бәхетле парга үзара аңлашу, хөрмәт һәм чиксез мәхәббәт белән гомер итүләрен телибез. Гаилә тормышыгыз озын һәм бәхетле булсын, ә аның һәр көне сезгә шатлык, җылылык һәм бер-берегезгә игътибар һәм ихтирам бүләк итсен.