Игътибар, машина йөртүчеләр! «Шәле (М – 7)-Баулы (м – 5) түләүле автомобиль юлы составындагы Алексеевск-Әлмәт автомобиль юлы участогында зур йөк транспорты өчен хәрәкәт вакытлыча чикләнде.
Сәбәбе: катлаулы метеорологик шартлар –карның күп явуы, ян-яктан көчле җил, буран һәм, нәтиҗәдә, юлда күз күременең кискен кимүе. Бу хәрәкәт куркынычсызлыгы өчен югары куркыныч тудыра.
Чикләүләр транспорт чараларының кайсыларына кагыла:
· барлык автобуслар.
· барлык йөк автомобильләре.
Гамәлдә булу вакыты: чикләү 14:30дан үз көченә керде һәм һава торышы яхшырганчы һәм күз күреме шартлары нормальләшкәнче гамәлдә булачак.
Юлга хезмәт күрсәтүче оешмалар кар яву нәтиҗәләрен тизрәк бетерү һәм хәрәкәтнең нормаль режимын торгызу өчен урында эшлиләр.
Җиңел транспорт белән идарә итүчеләргә киңәшләр:
Әгәр сезнең сәфәрегез ашыгыч булмаса, юлга чыгуны кичектерергә киңәш ителә. Әгәр юлда булсагыз, сак булыгыз: дистанцияне арттырыгыз, тизлекне киметегез, томанга каршы фараларны һәм якын утларны кабызыгыз. Юлда эшләүче техникага игътибарлы булыгыз.
Безнең сайтта мәгълүматның яңартылуын күзәтегез.
Фото - «Татар-информ»нан