Нурлатта күркәм гадәт буенча юбилярларны хөрмәтләү дәвам итә.
Кичә, 7 гыйнварда, Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән тыл хезмәтчәне Һәдия Гатауллинаны котлады. Аңа истәлекле бүләкләр тапшырды.
Һәдия Сафиуловна, олы яшьтә булуына карамастан, кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Әлфия Галәветдинова аңа чын күңелдән рәхмәт сүзләрен, район җитәкчелегенең котлауларын җиткерде, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм якыннарының игътибарын тоеп гомер кичерүен теләде.
Һәдия Гатауллина 1931 елның 7 гыйнварында туа. Сугыш авырлыкларын ул, яшүсмер чагында, олылар белән беррәттән уздыра. Аның балачагы һәм яшьлеге, күптән көтелгән Җиңүне якынайту өчен, тылда фидакарь хезмәт итүгә багышлана. Бөек Ватан сугышының кырыс елларындагы фидакарь хезмәте өчен ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.
Һәдия Сафиулла кызы ире белән 9 бала тәрбияләп үстергән, хәзер аның 20 оныгы, 32 оныкчыгы бар. Үз йортында яши, хуҗалык алып бара, туганнары һәм якыннары кайгыртуы һәрдаим янәшәдә.