«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе 2026 елның 8 гыйнварында 18 сәгатьтән алып 9 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында кисәтә.
2026 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
төнлә һәм иртән томан;
төнлә һәм көндез бозлавык; юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.