Нурлатлылар Раштуа бәйрәмен каршылады

2026 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе

Нурлат шәһәренең Изге Илия чиркәвендә бәйрәм гыйбадәтен чиркәүнең настоятеле иерей Александр Кузьмин җитәкләде. 

Традиция буенча, тантаналы гыйбадәт кылуга төрле яшьтәге кешеләр җыелды, нурлатлылар шәмнәр кабыздылар һәм җирдә сәламәтлек, тынычлык сорап дога кылды.

Район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән дин тотучыларны аның урынбасары Иван Захаров котлады.

"Хөрмәтле нурлатлылар һәм районыбыз кунаклары, Нурлат районы башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеев исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Бөек Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Мондый бәйрәмнәр кешеләрне берләштерә, могҗизага ышаныч һәм якты киләчәккә өмет бирә. Барыгызга да тынычлык, игелек, мәхәббәт, җан тынычлыгы телим. Иң мөһиме, махсус хәрби операциядә катнашучылар, безнең сугышчыларыбыз, исән-сау һәм җиңү белән өйләренә кайтсыннар. Бәйрәм белән!"- дип изге теләкләрен җиткерде Иван Николаевич.

Җавап сүзендә Александр атакай район җитәкчелегенә җылы котлаулары, чиркәүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Рәхмәт йөзеннән храм настоятеле Иван Захаровка Раштуа иконасын, бүләкләр һәм храм эмблемасын тапшырды.

Район башлыгы урынбасары Иван Захаров шулай ук Тимерьюлчылар микрорайонындагы Изге Серафим Саровский гыйбадәт йортында булды һәм дин тотучыларны бәйрәм белән котлады. Биләркүл авылындагы Преображение Господня храмында Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Николай Липатов Раштуа бәйрәме уңаеннан изге теләкләрне җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International