Күчмә киңәшмә барышында район Башлыгы эш барышын шәхсән үзе карап чыкты, подрядчылар белән аралашты, агымдагы бурычлар һәм аларны үтәү графигы турында фикер алышты.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев шәһәрнең 9нчы мәктәбендә капиталь ремонт объектында эшлекле киңәшмә үткәрде.
Объектта һәр көнне, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, башкарылган эшләрнең төренә карап, 30дан 40ка кадәр эшче эшли.
Мәктәпкә капиталь ремонт Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме нәтиҗәсендә ясала. Район җитәкчелеге аңа булышуы өчен рәхмәт белдерә.