Нурлат районында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе актив гамәлгә ашырыла, ул балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Бу юлы сабыйларга бүләкләрне Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 33нче бүлеге башлыгы Ралия Хәсәншина һәм «Гармония» комплекслы үзәге директоры Рәзинә Хисаметдинова тапшырды.
Чара барышында абыйсына Ралия Габдулловна чыбыксыз наушниклар бүләк итте, сеңлесе исә Рәзинә Габдулла кызыннан номерлар буенча җыела ясала торган картина алуына бик шатланды. Бертуганнарга шулай ук Яңа елның татлы бүләкләре дә тапшырылды.
Бүләк тапшыру Шәһәр Мәдәният сарае фойесында узды.