Шәһәр Мәдәният сараенда Кыш бабай резиденциясе үз эшен дәвам итә.
Резиденция кунакларны көн саен, 11 гыйнварга кадәр, 15.00тән 21.00гә кадәр кабул итә. Тематик яктан бизәлгән уңайлы залда балаларны Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар Кызы каршы ала. Кунаклар өчен татлы бүләкләр әзерләнгән, балалар шигырьләр сөйли, җырлар башкара һәм, әлбәттә инде, истәлеккә фотога төшә ала.
Әлеге проект «Татнефть» компаниясенең Нурлат районының яшь буынына традицион бүләге булып тора.
Кыш Бабай резиденциясенә бөтен гаилә белән килергә, аралашу җылысын тоярга, могҗизага ышанырга һәм онытылмаслык бәйрәм кәефенең бер өлешен алып китәргә мөмкин!
#РезиденцияДедаМороза
#Новыйгод
#Нурлат
#Нурлатскийрайон