Хәрби сугышчы кызлары өчен яңа ел могҗизасы: Ирек Шәрәфетдинов СВОда катнашучы якташыбыз балаларының хыялларын тормышка ашырды

2026 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

«Теләкләр чыршысы» масштаблы Бөтенроссия акциясе кысаларында Нурлат районында апа-сеңелнең  яңа ел теләге чынга ашты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов Виктория һәм Злата Селивановалар өчен игелекле тылсымчы булды.

Күптән көтелгән бүләкләрне тапшыру тантанасы Шәһәр Мәдәният сараеның Яңа ел бәйрәменә бизәлгән фойесында җылы һәм күңелне нечкәртерлек атмосферада узды.

“Теләкләр чыршысы" акциясен уздыру  күркәм традициягә әверелде. Аның асылы – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга, һәм беренче чиратта-СВО геройлары балаларына бәйрәм бүләк итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International