45 еллык могҗиза. Михаил Владимирович һәм Маргарита Петровна Кульметьевлар якут туйларын билгеләп үттеләр – юбилей бик сирәк һәм асылташ кебек нык ул. Аларның тарихы – бер гаилә тарихына гына сыймый. Бу-гомум язмыш китабында тугрылык, хезмәт һәм чиксез мәхәббәт белән язылган тулы бер чор елъязмасы. 45 ел элек, узып баручы ел пәрдәсе астында, ике гашыйк бер-берсенә тугры булырга ант биргән. Алар никах кына түгел, яктысы күпләрнең йөрәкләрен җылытачак бөтен бер галәм төзүләрен күз алдына да китермәгәннәр.
Алар үзләре туып –үскән авылда гомер кичерә. Михаил Владимирович-чын хуҗа һәм остаз - «Мичурин», «Ленин юлы», «Щербаков» колхозларында бригадирдан алып мәктәптә технология һәм ОБЖ укытучысына кадәр тормыш юлын үтә. Ә үзенең йөзем агачыннан үрү осталыгын ул җирле техникум студентларына тапшыра, һәм аның педагог талантының иң яхшы дәлиле булып укучыларның конкурсларда җиңүләре тора. Аның тугры юлдашы Маргарита Петровна да шул ук хезмәт юлы белән: «Өмет» колхозында төрле эшләрдә эшләүчедән алып склад мөдиренә кадәр, уртак эшкә армый-талмый энергия, тәртип һәм үзенең зирәклеген кертеп, янәшә атлый. Аларның Чияле Аландагы йорты һәрвакыт тулы – кунаклар белән генә түгел, аерым йөрәк җылысына да бай ул. Биредә гаилә учагы җылысы, Маргарита Петровнаның тәмле бәлешләренең кабатланмас исе һәм хуҗаның кайгыртучан куллары тудыра торган уңайлылык бөркелә. Монда кунакчыллык-кагыйдә генә түгел, ә күңел халәте. Ә бу гаиләнең җаны җырлый! Маргарита Петровна – җирле авыл клубы каршындагы музыкаль ансамбльләрдә даими катнашучы, һәм аның тавышы күп еллар якташларына шатлык бүләк итеп килә.
Әмма төп нигез, иң бай һәм кыйммәтле уңыш дип Михаил белән Маргарита үз гаиләләрен саныйлар. Биш балага гомер биргәннәр. Дүрт кыз һәм бер малай. Ун онык. Бу аларның зәңгәр якут мирасы, бөек җиңү һәм бетмәс-төкәнмәс шатлык чыганагы. Бу яңа ел көннәрендә, зур бәйрәм өстәле янына берничә буын Кульметьевлар җыелганда, аларның йөрәкләрендә бәхет кенә түгел, дулкынлну да яши. Кияүләренең берсе хәзер Ватанны махсус хәрби операция зонасында саклый. Бу гаилә тыныч күкнең, тәрәзә артындагы тынлыкның һәм бергә булуның мөһимлегенең чын кыйммәтен белә. Аларның өмете, көндәлек догалары һәм какшамас тылы – яклаучы өчен иң көчле ярдәм.
Уртак юлның 45 елы-авырлыкларда якут ныклыгы, аңлау тирәнлеге һәм хисләрнең ихласлыгы белән сыналган. Бу дәвам итә торган тарих, һәм аның иң якты сәхифәләре алда әле.