Бәйрәме белән котларга килгән кунакларны күтәренке кәеф белән каршы алды ул. Ветеран шат елмаеп район Башлыгы Дамир Ишкинеевны җылы сәламләде. Дамир Азат улы аксакалга Рәхмәт хатын, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырды…
"Каим Сәмигуллович, сез районыбызның гына түгел, бөтен республиканың, илебезнең горурлыгы. Чын күңелдән Сезне туган көнегез белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек телим", - дип билгеләп үтте район Башлыгы.
Ветеранга шулай ук Нурлат районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Разия Садретдинова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова да җылы котлау сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм өстәле артында Каим Сәмигулла улы әтисен репрессияләү белән бәйле сугышка кадәрге катлаулы елларны искә төшерде, шулай ук Бөек Ватан сугышы фронтларындагы сугышчан юлы турында сөйләде.
"Сез һәрвакыт минем янга килергә вакыт табасыз. Игътибарыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт», – дип ветеран район Башлыгына рәхмәтен белдерде.
Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин 1925 елда туган. Кызыл Армия сафларына 1943 елда алына. Орел-Курск дугасындагы данлыклы сугышта катнаша, аннары Брянск фронтының 242нче полкының Карачев укчылар дивизиясе составында сугыша. Брянск өчен барган сугышларда авыр яралана, шуннан соң госпитальдә аның аягын ампутациялиләр. 1944 елда өенә әйләнеп кайта.
Бүген ветеран зур һәм тату гаиләнең кайгыртучанлыгы һәм игътибары белән әйләндереп алынган: аның алты баласы, ун оныгы һәм егерме бер оныкчыгы бар. Туганнары белән бергә ул февральдә оныгының беренче оныгы дөньяга килүен түземсезлек белән көтә.