Нурлатта көчле җил, буран, кар явуы көтелә

2026 елның 3 гыйнвары, шимбә

2026 елның 3 гыйнварында кич 18 сәгатьтән алып 4 гыйнварда кичке 18 сәгатькә кадәр  һава торышының бозылуы көтелә.

4 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә:

- кар, җепшек кар, урыны белән көчле кар явачак;

 Күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак булган буран;

- көньяктан исүче көчле җилнең тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 23 м/с кадәр (Казанда 15-20 м/с);

- кайбер районнарда бозлавык;

- юлларда бозлавык, кар көртләре.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җил көчәйгәндә бик сак булырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International