Нурлаттан Игнатьевлар Яңа ел бәйрәмнәренә үз өйләрен матур итеп бизәгән

2026 елның 3 гыйнвары, шимбә

Нурлаттан Игнатьевлар гаиләсе «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» район конкурсында «Торак йортлар фасадының һәм аның тирәсендәге территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә җиңү яулады. Южная урамында яшәүче Валерий һәм Юлия Игнатьевлар үз йортларын чын әкияткә әйләндергән, ул хәзер бөтен шәһәр халкын сөендерә.

Бәйрәмгә торакны бизәү традициясе аларда берничә ел элек, өйгә күченгәннән бирле барлыкка килгән. Әмма конкурста катнашу уе быел гына туган. Танышлары киңәше буенча гариза җибәргәннәр-һәм шунда ук триумф! Аларның хезмәте, фантазиясе һәм гаилә бердәмлеге жюри тарафыннан лаеклы бәяләнде.

Аларның җиңү яулау сере-алтын кулларда һәм олы йөрәктә. Игнатьевлр барлык бизәкләрне  диярлек үз куллары белән ясаганнар. Территориягә керү юлын полипропилен торбалардан һәм чыршы ботакларыннан җыелган бик матур аркалар каршылый. Хәтта бәйрәмнең төп символы-чыршыны да алар такталардан һәм ылыслы таяклардан ясаганнар. Бөтен композиция балкый һәм гирляндаларның төрле төстәге утлары белән тула. Балалары, Коля белән Катя да читтә калмаган: аларның керткән өлеше — дус команда тарафыннан ясалган күңелле Кар бабай. Түбәгә “менеп утырган" Кыш бабай аеруча популяр.

"Без җиңүчеләр булырбыз дип көтмәгән идек. Боларның барысын да беренче чиратта балалар өчен эшлибез, алар бик шат. Әмма үтеп баручылар туктаганда, сокланганда, фотога төшкәндә бигрәк тә күңелле". - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Юлия Юрьевна.

Хәзер Игнатьевлар йортының фасады - бәйрәм көннәрендә Нурлатның иң якты истәлекле урыннарының берсе, ул Яңа ел тылсымының сатып алынган бизәкләрдән генә түгел, ә җылылыктан, иҗаттан һәм үз өеңне яратудан тууын исбатлый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International