Рөстәм Сәлахов "Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында Чулпан авылында яшәүче балаларның теләкләрен үтәде

2026 елның 2 гыйнвары, җомга

Нурлат муниципаль районы Советы депутаты, шәһәр Мәдәният сарае директоры Рөстәм Сәлахов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел алды акциясендә катнашты.

Рөстәм Рамил улы Чулпан авылында яшәүче 14 яшьлек Мария Иванова һәм аның 4 яшьлек энесе Илмир Хәйруллинның хыялларын тормышка ашырды. Балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Кыш бабайдан сораган махсус бүләкләр әзерләнде һәм тапшырылды.

"Мондый акцияләр-бүләкләр генә түгел. Бу игътибар, бу җылы караш, бу аеруча мохтаҗ балалар өчен бәйрәмнең бер өлеше. Аларның күзләрендә шатлык күрү-иң зур бүләк", - дип ассызыклады Рөстәм Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International