3 һәм 4 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының сизелерлек рәвештә начараюы көтелә. 3 гыйнвар төнендә явым-төшемсез. 3 гыйнварда иртән һәм көндез кар, буран, күз күреме 1-2 км, вакыт-вакыт 1000 метрдан да кимрәк булыр, көчле көньяк җиле 15-20 м/с тизлек белән булыр дип көтелә. Төнлә минималь температура -13..-18° тәшкил итәчәк, көнчыгышта аязганда -21°ка кадәр; көндез -4..-9°, көнчыгыш районнарда -14°ка кадәр.
4 гыйнварда көндез урыны белән көчле кар, җепшек кар; буран, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булачак; көньяк, көньяк-көнбатыштан көчле җил, тизлеге 18-23 м/с; кайбер районнарда бозлавык көтелә. Төнлә температура -4..-9°, көнчыгыш районнарда -14°, көндез -1 °..-6°ка кадәр күтәреләчәк.
Юлларда бозлавык, кар көртләре, кар боткасы.