Гыйнварның беренче көнендә үк социаль хезмәтләр алучылар өчен саф һавада күңелле чара — «Кышкы уеннар» оештырылды.
Фельдшер Гөлүсә Сәгыйрова һәм хезмәт буенча инструктор Наталья Родионова җитәкчелегендә катнашучылар күңелле уеннар һәм конкурслар атмосферасына шатланып чумды. Чара биредә яшәүчеләрнең мөмкинлекләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләнгән, һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алсын өчен җентекләп уйланылган.
“Кышкы уеннар" күңел ачу гына түгел, ә физик активлыкны үстерү, сәламәтлекне ныгыту һәм чын команда рухын тою өчен менә дигән ысул булды. Шатлыклы хисләр һәм дусларча аралашу белән тулган саф кышкы һавада йөрү барысын да күтәренке кәеф белән рухландырды.
Бәйрәм рухы чын күңелдән елмаюлар, үзара ярдәмләшү һәм күңел җылысы белән тулы иде. Бу якты көн азагында барысын да күңелле сюрприз көтте-зур булмаган, ләкин символик бүләкләр, алар бу көн турында җылы хәтирәләрне искә төшереп торачак.
Мондый чаралар-социаль тернәкләндерүнең һәм интернатта уңайлы, бәйрәм рухы тудыруның мөһим өлеше.