Утлы Ат елын каршылап: нурлатлылар шәһәр үзәгенә бәйрәмгә җыелды

2026 елның 1 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Нурлатның үзәк мәйданында район башлыгы нурлатлыларны котлады, күңел ачулар, концерт  булды.

Яңа ел төнендә нурлатлылар гадәттәгечә шәһәрнең үзәк мәйданына җыелды, биредә бәйрәм программасы оештырылган иде.  Бирегә халык һәм кунаклар Иске елны бергә уздыру һәм Яңа елга оптимизм белән аяк басу өчен бөтен гаиләләре белән килде.

Тантананы районның иң яхшы иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты ачып җибәрде. Артистлар тамашачылар өчен яраткан, күңелле һәм дәртле җырларын башкарды, ә интерактив уеннар һәм конкурслар балаларның да, өлкәннәрнең дә күңелләрен күтәрде.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җыелучыларга җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул барлык нурлатлыларга бердәмлекләре, хезмәт сөючәнлекләре һәм район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Район Башлыгы бәйрәмне алгы сызыкта каршылаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук хезмәтләре шәфкатьлелек һәм ярдәм үрнәге булган волонтерларга аерым рәхмәт белдерде.

"Киләсе Кызыл Утлы ат елы Нурлат өчен үзенчәлекле символизм йөртә, - дип билгеләде Дамир Ишкинеев. - Безнең шәһәрнең символы булып Нурлы ат тора бит. Бу көчле һәм затлы талисман һәр йортка энергия, уңыш, тотрыклылык һәм чәчәк ату китерсен. Бергә тормышыбызны тагын да яхшырак итәрбез дип ышанам».

Рәсми өлештән соң бәйрәм халык күңел ачу уеннары белән дәвам итте. Мәйдан музыка һәм шат авазлар белән тулды: өлкәннәр һәм балалар рәхәтләнеп чанада шуды, биеделәр һәм бер-берсенә шатлыклы теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International