Нурлатта имин каникуллар: 25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим

2025 елның 31 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре – озын яллар чоры башланды, кызганычка каршы, алар һәрвакытта да уңышлы узмый.

Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге башлыгы Альмарис Талипов билгеләп үткәнчә, анализ шуны күрсәтә: яңа ел каникуллары көннәрендә янгыннар саны һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгы сизелерлек арта. Бу озакка сузылган ял көннәре, электр приборларын актив куллану һәм, кызганычка каршы, спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле.

Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып җылыту мичләренең һәм төтен чыгару юлларының дөрес төзелмәве, эксплуатацияләнмәве һәм төзек булмавы, электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, шулай ук тәмәке тартканда саксызлык кала бирә.

Агымдагы елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул пиротехник эшләнмәләрне куллануны чикләү чараларын һәм янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән өстәмә профилактик чаралар күрүне күздә тота.

– Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык ике мәртәбә арта, - дип ассызыклады Альмарис Талипов. - Әйтик, гражданнар өчен штраф 20 меңгә кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 60 меңгә кадәр, эшмәкәрләр өчен – 80 меңгә кадәр, ә юридик затлар өчен 400 меңнән 800 мең сумга кадәр булырга мөмкин.

 

Яңа ел бәйрәмнәре гадәттәгечә салютлар һәм фейерверклар белән үрелеп бара. Әмма пиротехник эшләнмәләрнең югары куркыныч чыганагы булуын һәм аларны кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген онытмаска кирәк. Башкача административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгыннан да качып булмый.

Аларны эшләтеп җибәрү өчен шәһәр территориясендә 4 мәйданчык – Нурлат һәм Гагарин урамнарында парклар, Мәскәү урамында стадион, Лесосклад урамында ипподром оештырылган. Әмма, алар никадәр генә мавыктыргыч булмасын, хәзерге шартларда, күпләр фикеренчә, тыелырга кирәк. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев та халыкны сабыр булырга һәм салютлар һәм фейерверкларны бу матур традицияне уртак Җиңүне бәйрәм иткән көнгә калдырырга өнди. Ул чагында алар чыннан да чын шатлык китерерләр.

Штрафлар

Янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозган өчен икеләтә арттырыла һәм:

• гражданнарга – 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр;

• вазыйфаи затларга-30 000 сумнан 60 000 сумга кадәр;

• юридик зат төземичә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга – 60 000 сумнан 80 000 сумга кадәр;

• юридик затка-400 000 сумнан 800 000 сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International