Кадерле нурлатлылар!
Яңа ел якынлаша – нәтиҗәләр ясарга һәм планнар төзергә вакыт. Узып баручы ел безнең бергә булганда никадәр көчле булуыбызны тагын бер кат күрсәтте.
Барыннан да элек, махсус хәрби операция барышында үз бурычларын намус белән үтәүче сугышчыларыбыз алдында баш иябез. Без аларның батырлыгы белән горурланабыз һәм җиңүебезгә ышанабыз. Без үзебез белән булмаганнарны хәтерлибез һәм һәр геройларның исән-имин өйләренә әйләнеп кайтуын көтәбез.
Аерым рәхмәт сүзләребез - безнең волонтерларга. Сез-чын тыл геройлары. Сезнең эш-маскировка челтәрләре үрү, кием тегү, азык — төлек җыелмалары ясау, посылкалар җыю, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү-бу безнең сугышчыларга көчле ярдәм һәм уртак эшкә өлеш кертү.
Ел тыныч эшләргә дә бай булды: шәһәребез һәм авылларыбыз төзекләндерелде, юлларыбыз һәм социаль объектлар ремонтланды, авыл хезмәтчәннәре мул уңышка иреште. Болар барысы да-безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе.
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителгән киләсе ел безнең өчен аеруча бердәмлек һәм яңа казанышлар чоры булачак. Без сугышчыларыбызга, аларның гаиләләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына тагын да күбрәк ярдәм күрсәтәчәкбез.
Яңа ел һәр йортка иминлек, тотрыклылык һәм күңел тынычлыгы алып килсен.
Кадерле якташлар! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс ышаныч һәм оптимизм телим. Иң изге теләк-тыныч тормыш һәм геройларның өйгә әйләнеп кайтуы-тормышка ашсын. Яңа ел белән!
Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы