Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә район вәкилләре видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында катнашты.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.
Фикер алышуның төп темасы Яңа ел бәйрәмнәре һәм мәктәп каникуллары чорында халыкның иминлеген һәм тормыш тәэмин итү системаларының тотрыклы эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар булды. Утырышта 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын искәрттеләр. Ул Яңа ел чараларына әзерлек һәм уздыру чорында кешеләр күп була торган урыннарда, шулай ук пиротехниканы җитештергәндә, саклаганда һәм сатканда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексын күздә тота.
Рөстәм Нигъмәтуллин ассызыклаганча, яңа ел бәйрәмнәре куркыныч чор булып тора: бу вакытта пиротехниканы куллану кагыйдәләрен бозу һәм электр приборларын караусыз калдыру белән бәйле көнкүреш һәлакәтләре һәм аварияләр саны арта.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнең Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь Яңа ел каникуллары чорына һава торышы фаразын тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, һаваның уртача температурасы климатик норма чикләрендә булуы көтелә.
Бәйрәм чаралары уздырыла торган объектларда янгын куркынычсызлыгы торышы һәм пиротехника эшләнмәләрен куллануны контрольдә тоту турында Баш идарә башлыгы урынбасары – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин сөйләде.
Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы утырышы тәмамланганнан соң куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алышу җирле дәрәҗәдә дәвам итте. Дамир Ишкинеев тормыш тәэмин итү хезмәтләре, социаль учреждениеләр, мәгариф, мәдәният һәм башка тармаклар җитәкчеләрен бәйрәм көннәрендә уяу булырга өндәде.