Нурлатта “Яңа ел-2026 " район конкурсына йомгак ясалды

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Биналарны иң яхшы бизәүгә конкурс Яңа ел алдыннан игълан ителгән иде.

Нурлат муниципаль районында «Яңа ел-2026» конкурсына йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү дүшәмбе көнне киңәйтелгән планеркада узды.

“Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре биналары фасадының иң яхшы Яңа ел бизәлеше" номинациясендә җиңүчеләр булып түбәндәге оешмалар танылды:

“Нурлатгаз" ЭПУ;

«Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ;

«Татнефть» ГАҖ;

«Нурлат УТТ» ҖЧҖ.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International