«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр иткәнчә, 2025 елның 29 декабрендә 18 сәгатьтән 30 декабрендә 8 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе сак булырга һәм мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартырга чакыра.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең “ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.