Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә шәһәр Мәдәният Сарае бәйрәм тылсымы үзәгенә әверелде.
Бирегә уку отличникларын, мәктәп активистларын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын чакырдылр. Алар барысы да «Хыялың артыннан атла» театральләштерелгән тамашасын карарга җыелды.
Әкият башланыр алдыннан яшь тамашачыларга Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев мөрәҗәгать итте.
"Кадерле балалар! Чын күңелемнән сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм!,- диде Дамир Азатович. - Киләсе елда сезнең барлык хыялларыгыз һәм иң кадерле теләкләрегез тормышка ашсын. Акыллы, игелекле һәм тыңлаучан булып үсегез, әти – әниләрегезне хөрмәт итегез, белемгә омтылыгыз-һәм шул вакытта сезне тормышта уңыш көтәчәк. Сезнең һәркайсыгызга тыныч күк йөзе, гаилә бәхете һәм иминлек телим!».
Бу бәйрәм районда масштаблы Яңа ел кампаниясенең бер өлешенә әверелде. Мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Тимофеева билгеләп үткәнчә, «Хыялың артыннан атла» спектаклен ике меңгә якын укучы караячак, бу – отличниклар, активистлар, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар.
Ләкин бәйрәм кәефен тамашалар гына тудырмый. Быел район башлыгыннан татлы бүләкләрне 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге 7,5 меңләп нурлатлы алачак.
Әлеге әкияти марафонны оештыру белән мәдәният бүлеге шөгыльләнә. Аның җитәкчесе Рәзилә Әхмәдиева чара турында җентекләп сөйләде.
"Безнең традицион тамаша 25 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр барачак. Барлык яшь нурлатлыларны колачлау өчен без көн саен бишәр сеанс үткәрәбез. Спектакльгә зур иҗат командасы җәлеп ителгән: Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, традицион рәвештә безгә ярдәм итүче нефтьчеләр һәм 150дән артык яшь артист. Аеруча билгеләп үтәм, тамашаның берсе "Пушкин картасы” буенча оештырылган, ә тагын берсе – хәйрия кулышы булачак. Аннан барлык акчаларны без махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга ярдәмгә җибәрәчәкбез", - дип билгеләде ул.
Шулай итеп, Нурлатта район Башлыгы чыршысы – күңел ачу вакыйгасы гына түгел, ә традицияләрне берләштерә торган, талантларны хуплаган һәм моңа аеруча лаек булганнарга бәйрәм бүләк итә торган масштаблы проект.