Шәһәр Мәдәният сарае фойесында матур чыршы утлары балкып тора.
«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Кыш Бабай һәм Кар Кызы балачак хыялларын чынга ашырган бәйрәмнең үзенчәлекле атмосферасын булдырырга ярдәм итте. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев абыйлы-энеле Артем һәм Арсений Дютиннарга күптән көтелгән бүләкләрне шәхсән үзе тапшырды. Бу акция кысаларында район Башлыгы үтәгән теләкләрнең берсе иде – «Теләкләр чыршысы» ннан ул барлыгы дүрт кар бөртеген салдырып алган иде.
"Үземнең теләкләремне язган хатымда мин кармак һәм фидер өчен җиһазлар турында яздым. Балык тотарга яратам, 7 яшемнән балык тоту белән мавыгам. Бик шатмын, зур рәхмәт", - диде Артем Дютин, бүләкне кабул итеп.
Бу көнне акциягә район Башлыгы урынбасары Иван Захаров, оешма-учреждение җитәкчеләре дә кушылды. Махсус хәрби операциядә катнашучыдан «Сугышчан туганлык»ның җирле бүлеге вәкилләре аша балаларга тапшырылган Артист бүләге чарага аеруча җылылык өстәде.
Бәйрәм чыршысы янында очрашу могҗизаларның, бигрәк тә игелекле һәм ярдәмчел йөрәкләр эшләгәндә, булачагын тагын бер кат исбат итте. “Теләкләр чыршысы" акциясе үз юлын дәвам итә, Нурлат балаларына тылсымга һәм иң яшерен теләкләрнең үтәлешенә ышаныч бүләк итәчәк әле.