Тантана шәһәр Мәдәният сарае фойесында узды.
Бәйрәм рухында, матур чыршы янында кунакларны Кыш Бабай һәм Кар кызы каршы алды.
Дамир Ишкинеев нурлатлыларны һәм аларның әти-әниләрен җылы сәламләде, республика Рәисе исеменнән ихлас теләкләрен һәм котлауларын җиткерде.
"Мин барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Бу бүләкләрне сезгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Мин сезгә яңа елда барыгызның да яхшы укуыгызны, сәламәт һәм нык булуыгызны, әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны тыңлавыгызны һәм тәрбияле балалар булып үсүегезне телим. Һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар Кызы сезнең барлык теләкләрегезне үтәсен", - диде Дамир Азат улы балаларга.
Балалар, үз чиратларында, аңа татлы бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр. Яңа ел чыршысы янындагы дулкынландыргыч фотосессия бу көн турында истәлекне озак саклар әле.
Анастасия Дютина чарага уллары Артем һәм Арсений белән килгән иде. "Махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларының балаларына игътибар бирелүе сөендерә. Безне еш кына чараларга, концертларга чакыралар, нәрсәгә мохтаҗ булуыбыз белән кызыксыналар, һәр яктан ярдәм күрсәтелә. Без Яңа ел бүләге өчен дә бик рәхмәтле, балаларга да бик күңелле", - дип уртаклашты Анастасия Сергеевна.
Очрашу тамаша залында «Хыялың артыннан бар» әкияти тамашасы белән тәмамланды, ул балаларга бик күп шатлык хисләре бүләк итте.