Нурлатта пенсионерлар һәм ветераннар арасында бильярд һәм дартс буенча беренче фестиваль узды

2025 елның 26 декабре, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараны Нурлат районы ветераннар (пенсионерлар) Советының Җирле иҗтимагый оешмасы оештырды.

Шушы көннәрдә Нурлат шәһәренең «Буровик» спорт комплексында спорт бәйрәме – пенсионерлар һәм ветераннар арасында бильярд һәм дартс буенча беренче район фестивале узды. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.

Фестивальнең максаты-өлкән буынны актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, шулай ук бу дисциплиналарда иң яхшы спортчыларны ачыклау. Ветераннар (пенсионерлар) Советының Җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова билгеләп үткәнчә, бу фестиваль Актив озын гомерлелеккә ярдәм итүдә мөһим адым булды.

«Пенсионерлар һәм ветераннар өчен без бу спорт төрләре буенча ярышларны беренче тапкыр оештырдык. Бу үзеңне ярыш рухында күрсәтү генә түгел, ә аралашу, үзеңне зур һәм тату бергәлекнең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә», – дип уртаклашты Разия Идрисовна, ул үзе дә ярышларда зур кызыксыну белән катнашты.

Киеренке көрәш барышында җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды.

“Дартс " дисциплинасында:

ир-атлар арасында:

Владимир Бондар-1 урын,

Рафаэль Әгъләмиев-2 урын,

Николай Васильев-3 нче урын.

Хатын-кызлар арасында:

Вәсилә Гәрәева-1 урын,

Людмила Тимофеева-2 урын,

Тәнзилә Фәйзуллина-3 урын.

“Бильярд " дисциплинасында:

Василий Гаврилов-1 урын,

Рафаэль Әгъләмиев-2 урын,

Рифкать Әбҗәпбаров-3 урын.

Аерым бүләккә – Мактау грамотасына һәм кызыксындыру бүләгенә Би Күле авылында яшәүче Минсабир Габитов лаек булды.

Фестивальнең барлык җиңүчеләре һәм призерлары оештыручылардан грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Беренче фестиваль олыгая баруның азарт, төгәллек һәм спорт осталыгына комачаулык түгеллеген исбатлады. Ул катнашучыларда һәм тамашачыларда бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды һәм, һичшиксез, районда күркәм традициягә әвереләчәк.

Фестиваль «Гаилә» илкүләм проектының «Актив озын гомер» программасы кысаларында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International