Нурлатта нефтьчеләргә коттедж ачкычларын тапшырдылар

2025 елның 26 декабре, җомга

«Кара Алтын предприятиесе» ЦДНГ-2 хезмәткәрләренең алты гаиләсе яңа коттедж ачкычларына ия булды.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев яңа йортларга күченүчеләрне мөһим вакыйга белән котлады.

«Чын күңелдән сезне шушы истәлекле вакыйга – “Кара Алтын предприятиесе" хезмәткәрләре өчен беренче алты коттеджны тапшыру белән котлыйм. Сезгә биредә уңайлы шартларда яшәвегезне, бу йортларда балалар үсүен телим. Торак төзелеше Иске Чаллыда, Мамыкта дәвам итәчәк, ә ике елдан – аэропорт районында. Бу, һичшиксез, барыбыз өчен дә бик шатлыклы көн», – дип билгеләп үтте ул, гаиләләрне өй туе һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлап.

Биредә үк район Башлыгы «Кара Алтын» предприятиесе җитәкчесе Айдар Сатдаровка мөһим социаль проектны гамәлгә ашырганы өчен Рәхмәт хатын тапшырды.

Яңа фатирга күчүчеләргә җылы котлау сүзләрен ПТО баш инженеры Дмитрий Симонов, предприятие генераль директоры урынбасары Артур Хәбибов һәм җитәкчелекнең башка вәкилләре җиткерде. Җавап сүзе белән ЦДНГ-2 хезмәткәре Андрей Евлеев чыгыш ясады, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырган өчен предприятие җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International