Җомга көнне, 26 декабрьдә, Нурлатта болытлы булачак, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән бераз кар, юеш кар явуы ихтимал. Кайбер районнарда буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-13, урыны белән -15..-17, иртәнгә -6..-10˚га кадәр күтәреләчәк.
Көндез максималь температура -5..-8˚.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык.