«Гаилә» илкүләм проекты ярдәмендә Нурлат шәһәренең «Грани» мәдәни-ял үзәгендә чын-чынлап тылсымлы атмосфера хөкем сөрде.
Мәдәни үзәктә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен онытылмаслык бәйрәм бүләк иттеләр.
Үзәк директоры Динә Хөҗҗәтова кунакларга иң җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Ул балаларны һәм аларның ата-аналарын якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлады, ныклы сәламәтлек, шатлык һәм иң изге теләкләренең тормышка ашуын теләде.
Үзәкнең күптәнге дусты һәм иганәчесе Шамил Габделхәй улы Яһудинның шәхси бүләкләре балалар өчен аеруча куаныч булды. Бу татлы сюрпризлар шунда ук чын-чынлап бәйрәм кәефе тудырды.
Тантаналы өлештән соң балаларга әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт — «Алтын дага» интерактив Яңа ел тамашасын тәкъдим иттеләр. Яшь нурлатлылар әниләре белән бергә уеннарга актив кушылдылар, дәртле көйләргә биеделәр, күңелле Яңа ел җырларын җырладылар, матур, купшы итеп бизәлгән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар. Традиция буенча, һәркем аның якты утлары астында үзенең иң яшерен теләген кабатлады.
Бәйрәм гаҗәеп якты, матур һәм эчкерсез елмаюларга бай булды. Барлык кунаклар да үзләре белән уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф һәм чын тылсым тойгысын белән өйләренә таралышты. Бу күңелле кичә чәй өстәле янында тәмамланды.